Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында ТР Инвестицион советы утырышын уздырды

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын видеоконференция режимында уздырды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

«Бүгенге кыен хәлләргә карамастан, республикада инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру өстнлекле бурычларның берсе булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов, утырышны ачып.

Совет утырышында 5 инвестицион проект каралды, шулардан 2 проектны дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында гамәлгә ашыру планлаштырыла.

«Техно Про» ҖЧҖ генераль директоры Айдар Нигъмәтуллин махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы техникасы, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен махсу техника җитештерү проекты турында мәгълүмат бирде.

Моннан тыш, компания юллар хезмәтләре, бакча-яшелчә ширкәтлре һәм яшел территорияләргә хезмәт күрсәтү өчен радио белән идарә ителә торган чапкычлар чыгарырга җыена.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу –  бик мөһим  социаль проект, аны үстерергә кирәк. «Бу – яхшы фикер. Иң мөһиме – базарда конкурент булырга кирәк. Без үз чиратыбызда сезгә ярдәм итәрбез», - диде ул.

Төбәкләрнең газлаштыру программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү максатларында сыекландырылган табигать газын саклау, транспортировкалау һәм регазификацияләү өчен ярымприцеп-цистерналар әзерләү проекты турында «Колуман Рус» ҖЧҖ башкарма директоры Али Йалчын сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан сыекландырылган табигать газы базарын үстерүгә зур игътибар бирә. Ул бу проектның зур потенциалы барлыгын билгеләп үтте һәм аны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтергә кушты.

Аннан соңгы проект үсемлек полимерлары җитештерү заводын төзү турында булды. Яңа җитештерүне урнаштыру өчен Буа һәм Чүпрәле районнары карала. Проект кысаларында 170 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла.  

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, үсемлек полимерлары җитештерү темасы бүген бик актуаль, ә биопластиканы пластмассалар индустриясенең киләчәге дип атыйлар. ТР Президенты белдергәнчә, проект хупланачак һәм аны гамәлгә ашыру кураторы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы булачак.

«Цыплята» коррекцион үзәге директоры Руфина Гаделҗанова аутистик спектры бозылган балалар өчен реабилитация үзәген төзү проектын тәкъдим итте. Нәтиҗәле реабилитация программасы узган балалар киләчәктә үзләре теләгән өлкәдә эш таба алачаклар. 

Татарстан Президенты ассызыклаганча, реабилитация үзәге республикада кирәк булачак һәм проектны хупларга өндәде. 

«Глэмпинг-проекты» ҖЧБ директоры урынбасары Алексей Романов Биектау районы территориясендә глэмпинг-комплексы проектын тәкъдир итте. Глэмпинг – ул кемпинг төре, анда уңайлыклар белән бергә табигатьтә ял итү мөмкинлеге карала. Бүген Россиядә 60лап глэмпинг эшләп килә.

Рөстәм Миңнеханов бу проектны хуплады һәм республиканың үзендә экотуризманы үстерүгә уңай тәэсир итәчәк, дип белдерде.

Азакта утырышта катнашучылар торглар уздырмыйча гына арендага җир кишәрлекләре алуга дәгъва итүче инвестицион проектларны карадылар һәм хупладылар. Бу – «Зеленодольск» индустриаль паркын үстерү проекты, республика территориясендә газ-мотор ягулыгы базарын һәм газ салу инфраструктурасын үстерү проекты, шулай ук Чаллыда спорт-савыктыру комплексын төзү проекты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International