ТР Хөкүмәте Йортында язгы чәчү эшләре барышы һәм районнарның минераль ашламалар белән тәэмин ителүе турында сөйләштеләр

2020 елның 11 апреле, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада язгы чәчү эшләре барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

«Агымдагы атнада кыр эшләре һава торышына карап алып барылды, - диде Җәббаров. - Районнарда эшләрнең интенсивлыгы узган локаль явым-төшемнәр аркасында төрлечә булды. Гомумән алганда, уҗымнарга зарар килмәде».

Уҗымнарның вегетациясенә кадәр вакытында ашламалар кертелде, аерым гектарларда гына эш дәвам ителә. 

9 апрельдә биофунгицидлар, микроэлементлар һәм үсүгә ярдәм итә торган ашламалар уҗымнарга сибелә. Әле тагын 3-4 кат эшкәртү планлаштырыла. 

Тагын бер әһәмиятле мәсьәлә - орлыклар. Гомумән яхшы якка үгәрешләр бар, шул исәптән бөртеклеләр орлыкларын яңартуда да. Сортларны яңарту эшендә кайбер районнарның активлыгы зур. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International