Рәсми Татарстан сайтында COVID-19 таралуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча брифингны онлайн-трансляцияләү оештырылачак

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Иртәгә, 15 апрельдә, сәгать 11дә ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары турында” темасына багышланган брифинг узачак.

Анда ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-эпидемиологы, Казан дәүләт медицина академиясенең эпедимиология һәм дезинфектология кафедрасы доценты Дмитрий Лопушов катнашачак.

Брифинг дистанцион режимда узачак. Туры трансляция Рәсми Татарстан сайтында, шулай ук ТНВ телеканалында һәм видеоконференцэлемтә линиясе буенча муниципаль районнар хакимиятләрендә оештырылачак.

ММЧ вәкилләре сорауларын онлайн режимда бирә алачак, шулай ук ТР Президенты матбугат хезмәте аккаунтларына җибәрә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International