Татарстан Республикасында барлык төзелеш мәйданнарында да чисталыкны тәэмин итү максатларында санитар-экологик ике айлык дәвам итә - «Чиста төзелеш» гамәле уздырыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Төзелеш тармагында хезмәтне саклау турында Татарстан Республикасы төзелеш министрлыгы башлыгы объекталардагы бәхетсезлек очраклары турында сөйләде. 2020 елның гынвар-апрель айларында 6 бәхетсезлек очрагы теркәлгән (2019 елда шул чорда -1), шул исәптән үлүчеләр – 4әү, нык имгәнүчеләр – 2әү.
Республикада 24 апрельгә 887,1 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 29,8%ы. Торакны гамәлгә кертү динамикасы 2 атнага 48,0 мең кв.м тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасы буенча – мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлык 11 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган (планның 7,5%ы).
2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 348,0 мең кв. м мәйданда 49 йорт файдалануга тапшырылган. 68 йорт әзер диярлек (70%-100%), 51 йорт уртача әзерлектә (30%-70%), 9 йортта эшләр күп әле (0%-30%).
2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388,2 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 24 апрельгә 518,6 мең кв. м мәйданда 3990 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган, бу – планның 37,4%ы. Ике атна эчендә динамика – 48,0 мең кв. м.
Торак белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү программалары буенча 728 гаиләгә 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә торак шартларын яхшырту каралган.
2020 елның 25 апреленә 46 күп балалы гаиләнең барысына да сертификатлар рәсмиләштерелгән. 6 млн. 933 мең сумлык 1 сертификат реализацияләнгән. (Казан).
12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.
Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчены торак белән тәэмин итү кысаларында 19 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 8 чернобыльче, 9 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк. 25 апрельгә 2 сертификат реализацияләнгән.
2020 елга «Уңайлы мохит» программасы буенча быел гомуми суммасы 16,58 млн. сумга 12 гомуми белем оешмасын җайлаштыру каралган.
Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, быел Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы 6 илкүләм проектын гамәлгә ашыруда катнашачак - Демография, Торак һәм шәһәр тирәлеге, Экология, Мәгариф, Сәламәтлек саклау һәм Мәдәният. Финанслау күләме – 15 млрд сумнан артык.