Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләрендә медицина маскаларsy җитештерү линияләре эшли башлый. Республика предприятиеләрендә медицина маскаларын җитештерүнең гомуми күләме, яңа линияләрне исәпкә алып. аена 37,45 млн данә була. Җиһазларны 27-29 апрель көннәрендә эшләтеп җибәрү көтелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдерде.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, «Татнефть» ГАҖ, «КАМИ» ҖЧҖ, «Айрон Индастри Компани» ҖЧҖ, ФармМедПолис РТ, «Медицинская техника и фармация Татарстана» ДУП, «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ, ИП Анастасов И.С., «ПТФК Технотрон» АҖ бер кат кулланыла торган медицина маскаларын җитештерә башлыйлар. Әлегә җиһазларны көйләү эше бара. «Драйлок» ҖЧҖ үз куәтләрендә җитештерә. Җитештерүнең гомуми күләме, яңа линияләрне исәпкә алып. аена 37,45 млн данә була дип көтелә.
Шулай ук гигиеник гель җитештерү күләмен арттыру эше дә бара. Соңгы атнада 700 тонна продукция җитештерелгән. «Аромат» АҖ (Казан) предприятиесендә гельне савытларга тутыру буенча икенче линияне гамәлгә кертүне исәпкә алып, санитайзерларны җитештерү куәте бер атнада икеләтә арттырылган.
ТР Икътисад министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада төп азык-төлек продуктларына бәйләр мониторинглана. "Азык-төлеккә кискен бәяләр арту күзәтелми, - диде ул. - Төп социаль әһәмияткә ия товарларга сәбәпсез бәйләр арту да теркәлмәгән".
Министр сүзләренчә, Республика маркетинг үзәге эше һәм халыкны эш белән тәэмин итү турында да хәбәр итте.