ТР Хөкүмәте йортында юл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча брифинг узды

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Быел Татарстанда 50 км дан артык төбәк юлларын, җиде күпер, өч юлүткәргеч төзү планлаштырыла, шулай ук 238 км төбәк юлларын һәм дүрт күперне капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Моннан тыш, алты авыл торак пунктына керү урынында каты өслекле юллар төзеләчәк. Федераль бюджет акчасы да тотылачак. “150 км дан артык федераль юллар участоклары төзекләндереләчәк”,- дип билгеләде Ленар Сафин.

М-7 автомобиль юлының 735-771 километрлары участогында юл төзекләндереләчәк. М-7 трассасының Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре арасында Соколка авылы янында Кама елгасы аша күпер белән машина юлы төзелешен проектлау эше бара”, - дип өстәде министр. 

Татарстанда 30 фермер хуҗалыгына 30 км юл төзеләчәк. Быел шулай ук бакчачылык ширкәтләренә керү буенча 25 км озынлыкта 28 юл участогын төзекләндерү ниятләнә.

Юл-урам челтәре ремонты буенча төп өч социаль программа гамәлгә ашырылачак. Авылларда 380 урамда 150 км озынлыкта вак ташлы-комлы юллар булдыру көтелә. Авылларда 340 урамда 312 км озынлыкта асфальт юллар төзекләндереләчәк. Муниципаль юл фонды кысаларында 120 км озынлыкта 300 урамда ремонт башкарылачак.

Шулай ук, юл-урам челтәрендә 226 медицина учреждениесенә, 463 мәктәпкә, 410 балалар бакчасына, 280 башка объектка керү юлларында ремонт үткәреләчәк.

Коронавируска каршы көрәшне күздә тотып, Казан юлларын махсус шампунь белән юганнар. Бу хакта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте.

“Бу шампунь, беренчедән, кыштан калган реагент калдыкларын юдырып ала, икенчедән, коронавирус таралуына каршы торырдай катнашмасы бар”, - дип белдерде ул.

Игорь Куляжев сүзләренчә, вирусны кисәтү максатыннан, җир асты юллары, җәмәгать транспорты тукталышлары, тоткалар көн саен эшкәртелә. 

Ул юл хуҗалыгы предприятиеләре язга чыккач шәһәр урамнарын, юл кырыйларында яшел зоналарны пычрактан арындырганнары турында сөйләде. “Бу эш башкарылды, җәйге техника тулысынча әзерләнде”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International