1 майдан Татарстан Республикасында пландагы мәйданнарның өчтән бер өлешендә чәчү эшләре башкарылган. Бүгенге көнгә 940 мең гектар чәчелгән. Шуларның 660 мең гектары - бөртеклеләр, 90 мең гектары - майлы үсемлекләр, 41 мең гектары - шикәр чөгендере, 12 мең гектар - кукуруз, 120 мең гектар - ачык культуралары. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров сүзләренчә, гомумән кырларда эшләр яхшы оештырылган. Кайбер районнар якын арада сабанга чәчүне тәмамлый. Алар арасында - Зәй, Буа, Тәтеш, Тукай, Актаныш районнары.
Министр сүзлренчә, икътисадый яктан тотрыклы үсеш өчен произодство техникасын планлы яңарту кирәк. Бүгенге көнгә республиканың авыл хуҗалыгы техникасы паркы тузганлыгы 70 проценттан артык. Шул ук вакытта 40х60 схемасы соңгы биш елда 100 гектар чәчүлеккә 17 ат көченә арттырырга ярдәм итте. Уңышка ирешү өчен бу күрсәткечне 200 ат көченә җиткерү кирәк.
Паркны актив яңарту бер хезмәткәргә хезмәт нәтиҗәлеген соңгы биш елда 1,36 млн сумнан 2,15 млн сумга җиткерергә ярдәм итте.
Марат Җәббаров сүзләренчә, агросәнәгать комплексы оешмалары ел саен техника һәм җиһазларны 6 млрд сумга ала. Быел бу максатка 1,6 млрд сум бүлеп бирелгән иде, шуның 1,4 млрд сумы кулланылган.
Авыл хуҗалыгы өчен әһәмиятле мәсьәлә - энергиягә тарифлар. Быел март аенда кулланылган электр энергиясенең уртача бәясе 7,07 сум/кВт.сәгатенә, һәм динамика арту ягында гына. Министр фикеренчә, альтернатив чыганаклар кулланырга кирәк. Әйтик, газ-поршень җайланмаларына.
Шулай ук министр терлекчелектә азык үзәкләрен булдыруга тукталды. Республикада 13 заманча стационар азык үзәге гамәлдә.
"Татарстан - сөтле республика, алга таба да үсү өчен бөтен җирдә азык үзәкләре ясарга кирәк. Яңа төзелүче 27 мең башлык 20 сөт комплексында да алар булырга тиеш. Аларда технологик җиһазлар бәясе 1 млрд сум тирәсе", - диде министр.