Рөстәм Миңнеханов Covid-19 таралуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анад Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, 6 майдагы киңәшмә барышында Россия Президенты Владимир Путин төбәкләр алдына чикләүләр режимыннан әкренләп чыгу һәм икътисадны тергезеп җибәрү буенча бурыч куйды. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хөкүмәте «Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чаралары турында»гы карарга үзгәрешләр кертте.

Яңа кагыйдәләр турында Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде. 12 майдан республика кешеләренә өйләреннән читтә йөрү өчен цифрлы смс-пропуск һәм эш урыннан белешмә кирәк булмаячак. Мәйданы 400 квадрат метр булган ашамлык булмаган товарлар белән сәүдә итүче залларга эшләү рөхсәт ителә, әмма аерым тышкы (урамнан) керү урыннары булу шарт, шулай ук транспорт чаралары сатучы салоннарга да эшләү рөхсәт. Даруханәләр һәм ягулык салу станцияләре тәүлек буена эшли алачак. Кибетләрдә һәм җәмәгать транспортында булганда гражданнарга битлекләр һәм  пирчәткәләр кию кирәк. Тулы текст белән карардан танышырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов төгәллек керткәнчә, кайбер чикләүләрне бетерүгә карамастан, республикада югары әзерлек режимы юкка чыгарылмый. «Без яңа кагыйдәләрне икътисад эшләп китсен өчен кертәбез. Бүгенге шартларда бу шактый гына революцион чара», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, күп кешеләр санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүгә җитди карыйлар: кулларын ешрак юалар, индивидуаль саклану чараларын кулланалар, социаль дистанция саклыйлар. «Без киләчәктә дә вәзгыятьне җентекләп күзәтәчәкбез. Һәм мин тагын да катырак чикләү чараларын кертүне теләмәс идем. Бүген бөтен төбәкләр дә чикләүләрне киметергә җыенмый: кайберләре тагын катырак чикләүләр кертергә әзер», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кайбер чикләүләрне бетерү икътисадны торгызуга бәйле, эшкуарларга эшчәнлекләрен торгызып җибәрергә мөмкинлек бирү. «Муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итәм: сезгә ышанып тапшырылган территорияләрдә иминлекне саклап, барлык предприятиеләрнең дә куркынычсыз эшләвен тәэмин итәргә кирәк. Предприятие ай ярым эшләмичә тора алмый, бигрәк тә кече предприятие», - дип белдерде Татарстан Президенты. Ул тагын искәрткәнчә , Татарстанның 90% предприятиесе эшли инде.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, коронавирус буенча вәзгыять начараеп китмәсә, башка тыюлар да әкренләп бетереләчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International