Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалау түләүләре буенча муниципаль берәмлекләр бюджетларына бурычларны кыскарту мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 16 мае, шимбә

2020 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Татарстанда мөлкәт һәм җир кишәрлекләрен арендалау түләүләре буенча муниципаль берәмлекләрдәге бурычлар 396 млн сум тәшкил итә, шул исәптән 346 млн – җир кишәрлекләре өчен һәм 50 млн – мөлкәт өчен. 24 муниципаль районда бурычлар арткан. 15 муниципаль берәмлектә бурыч кимегән, шул исәптән Казанда – 820 мең сумга, Чаллыда – 4,5 млн сумга.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры  Фәнил Әһлиуллин мәгълүмат бирде.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.    

Муниципаль берәмлекләрдә дәгъва эшен нәтиҗәле алып баруны катлауландыручы сәбәпләрнең берсе итеп, министр палаталарны кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен атады. Шулай ук ул муниципалитетлар тарафыннан бурычлар турындагы белешмәләрне һәм күп бурычлыларны «БАРС.Web-Своды» мәгълүмат-аналитика системасында дөрес күрсәтмәү фактлары булуны билгеләп үтте.

Бүген бурычларны эзләтеп алу эшен коронавирус пандемиясе катлауландыра. Дәүләт мөлкәтен арендалаучыларга ярдәм максатларында аренда түләве срокларын кичектереп тору һәм азат итү турында норматив актлар кабул ителгән.

Билгеләп үтелгәнчә, тиешле норматив хокукый актлар 11 муниципаль берәмлектә расланган. Калганнарга бу эшне тәмамлау зарур, диде Фәнил Әһлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International