Александр Шадриков чүп яндыру заводы проекты буенча халыкара экспертлар белән эшләү турында сөйләде

19 май 2020 ел., сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта чүп яндыру заводы проекты буенча халыкара экспертлар белән эшләү турында сөйләде.

Экспертиза ТР Президенты йөкләмәсе буенча бәйсез чит ил экспертларыннан торган махсус экспертлар төркеме тарафыннан башкарылды.

ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тирән анализ үткәреп, Германияне сайлап ала, чөнки анда калдыкларны яндыру буенча 83 завод эшли.

“Әлеге дәүләт чүп яндырудан өстәмә табыш алу үрнәге дә булып тора. Заводлар электр һәм җылылык энергиясе җитештерә. Шуңа күрә без LGA һәм Müller BBM эксперт компанияләрен сайладык. Алар 2 ай эчендә чүп яндыру заводына экспертиза үткәрергә әзер иде”,- дип аңлатты Александр Шадриков.

Экспертиза документларында әйтелгәнчә, “Беренче нәтиҗәләр күрсәткәнчә, Татарстанның Яшел Үзән районындагы завод эшчәнлеге  әйләнә-тирә мохит сыйфатының Россия стандартларын бозмый, җәмәгатьчелек һәм якында яшәүчеләргә уңайсызлыклар китерми”.   

Александр Шадриков брифинг барышында хәбәр иткәнчә, терекөмешле лампалар һәм батарейкалар яңа заводта эшкәртелмәячәкләр. “Беренче һәм икенче класслы калдыклар өчен “Росатом” җаваплы. Без алар белән пилот проект имзаладык һәм актив эшлибез, хәзер киләчәктә терекөмешле лампалар яңа заводка килеп эләкмәсен өчен шөгыльләнә башладык”,  - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International