Чит илләрнең илчеләре татарстанлыларны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Чит илләрнең илчеләре Татарстан кешеләрен  ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйлар.   

Төрекмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Батыр Ниязлиев ассызыклаганча, бүген Татарстан – Россия Федерациясенең алга киткән һәм тиз үсүче төбәкләреннән берсе. «Татарстан социаль-сәяси прогресс үрнәген, фәнни һәм технологик яктан өлгереп җиткән икътисады үсешен күрсәтә. Республика татар халкының милли кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап кала алды», - дип белдерә Илче.

Батыр Ниязлиев билгеләп үткәнчә, Төрекмәнстан Президентының һәм Татарстан Республикасы Президентының шәхси тырышлыклары белән хәзерге вакытта Төрекмәнстан-Татарстан хезмәттәшлеге үзара файдалы һәм озак сроклы партнерлык юлыннан даими үсә.

Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботырҗон Әсәдов билгеләп үткәнчә, Татарстан бу юбилеенә югары технологияле җитештерүләргә, алдынгы фәнгә һәм мәгарифкә ия булган килеш, тормыш эшчәнлегенең барлык тармакларында да үз инновацион эшләнмәләрен кулланучы заманча төбәк буларак килде.

Ботырҗон Әсәдов билгеләп үткәнчә: «Мәдәниятләр һәм традицияләр бергәлеге, тугандаш үзбәк һәм татар халыклары арасындагы күп гасырлык дуслык безне дә бу бөек бәйрәмдә катнашучылар итә».

Республика кшеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән Индонезия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мөхәммәд Вәхид Суприяди да котлый. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан үз инфраструктурасын үстерә, шулай ук гаять зур рухи үсеш күрсәтә, мөселман дәүләтләре белән туганнарча багланышларны актив үстерә.

Буркина-Фасо Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Антуан Сомда Рөстәм Миңнехановка Татарстан Республикасы белән Буркина Фасо арасындагы үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә булган игътибары өчен рәхмәтен җиткерә.  

Татарстан кешеләренә котлау телеграммасын Мисыр Гарәп Республиканың Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Нәср дә юллаган. Ул ассызыклаганча, Мисыр һәм Татарстанның тирән мәдәни, дини һәм тарихи багланышлары бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International