Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы кешеләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар килеп тора.
Италия Республикасының Россиядәге Илчесе Паскуале Терраччано:
«Мин сезне һәрвакыт мөселман һәм христиан җәмәгаләренең дустанә яшәүләре үрнәге булган Татарстан Республикасына нигез салуның 100 еллыгы белән котлавыма шатмын.
Ихтирам, хезмәттәшлек һәм уртак кыйммәтләр – Татарстан Республикасында төрле диннәр вәкилләренең тату яшәве нигезенә салынган элементлар барлык кешелек дөньясы өчен бәһасез үрнәк булып тора.
Казанга соңгы баруымда мин Италия эшкуарларының Татарстан белән даими кызыксынуларына инандым, шул ук вакытта безнең эшкуарлар Татарстан Республикасы территориясендә актив эшлиләр дә.
Мин архитектураның матурлыгына, мәдәни мирасның байлыгына һәм андагы кешеләрнең эчкерсезлегенә сокландым!».
Швециянең Россия Федерациясендәге Илчесе Малена Мард:
«Хөрмәтле Президент әфәнде! Мин Сезне һәм бөтен Татарстан Республикасы халкын бу күренекле һәм әһәмиятле дата белән котлыйм һәм саулык, бәрәкәт, шулай ук икътисадый уңышлар һәм финанс иминлеге телим.
Коронавирус инфекциясе вәзгыяте үзгәрер дә мин Сезне көзен, зур делегация белән Татарстан Республикасына килеп, шәхсән котлый алырмын дип өметләнәм».
Япониянең Россиядәге Илчесе Тоёхиса Кодзуки:
«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне Татарстан Республикасына нигез салуның 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бу 100 ел эчендә Сезнең республика үсешендә зур уңышларга ирешкән. Ул СССР заманнарында да, һәм бүгенге Россия Федерациясендә дә зур роль уйный.
СССР таркалганнан соң Татарстан элеккеге президент Минтимер Шәймиев әфәнде җитәкчелегендә һәм Сезнең җитәкчелектә рус һәм татар халкының тарихларын берләштерүче буларак зур роль уйнады. Татар халкына аның таланты һәм хезмәт сөючәнлеге өчен хөрмәтемне җиткерәсем килә.
Япония белән мөнәсәбәтләргә аерым игътибар биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Сезнең 2018 елда Исикава префектурасына эш сәфәрегез Япония-Россия төбәкара алмашуларда зур роль уйнады. Республикагызының киләчәктә дә чәчәк атуын, ә Сезгә сәламәтлек телим».
Словакия Республикасының Россиядәге Илчесе Петер Припутен:
«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасына нигез салуның 100 еллыгы белән ихластан котлыйм һәм Сезгә бәрәкәт, иминлек телим. Киләчәктә үзара багланышлар өчен күбрәк тармаклар табарбыз, дип ышанам.
Хөрмәтле Президент әфәнде! Минем ихлас теләкләремне Премьер-министр Песошин Алексей Валерьевич әфәндегә һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга да җиткерүегезне үтенәм».
Молдова Республикасының Россиядге Илчесе Андрей Негуца:
«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Молдова Республикасы җитәкчелеге исеменнән Сезне һәм Татарстан Республикасы халкын ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм.
Татарстан тәҗрибәсенә Россия Федерациясе субъектларында, Европа һәм Азия илләрендә ихтыяҗ бар. Бүген Казан – алгарышлы икътисадый үсеш шәһәре, инвестицияләрне җәлеп итүнең, социаль инфраструктураны үстерүнең, сынау проектларын гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәсе, эре халыкра һәм төбәкләр спорт һәм мәдәни форумнарын уздыру урыны.
Сезне, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, бөтен Татарстан Республикасы халкын юбилей белән котлыйм һәм киләчәктә дә казанышлар телим».
Таиланд Корольлегенең Россия Федерациясендәге Илчесе Тханатип Упатисинг:
«Хөрмәтле Президент әфәнде! ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Сезнең республика тарихы – уникаль мәдәни, тарихи мирасны туплаган сәхифәләрдән гыйбрәт. Мин ике мәртәбә Сезнең республикада булдым һәм Таиланд белән Татарстан арасында төрле өлкәләрдә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен зур потенциал барлыгын күрдем. Ышанам, Сенең республика киләчәктә дә халыкара мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш кертер».