Татарстанлыларны ялган дәүләт хезмәтләре сайтлары турында кисәттеләр

26 май 2020 ел., сишәмбе

Россия Президенты балалы гаиләләргә түләүләр турында игълан иткәннән соң, киберҗинаятьчеләр ялган дәүләт хезмәтләре сайтларын терки башладылар. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Үзәк банкының Идел-Нократ төп идарәсенең ТР буенча Милли банк – Бүлек идарәчесе Марат Шәрифуллин сөйләде.

Ялган сайтларда мошенниклар чын дәүләт порталыннан логин һәм парольне сорарга мөмкин, шуның аша алар аккаунтка кереп кирәкле мәгълүматны алалар.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков билгеләгәнчә, хокук саклау органнары даими рәвештә ялган сайтларны ачыклыйлар.

Узган елда 600, ә 2020 ел башыннан 100 дән артык ялган интернет-сайтлар ачыкланган.

Республика халкын игътибарлырак булырга, беркемгә дә үзләренең карта мәгълүматларын әйтмәскә, карталарны бары тик тикшерелгән сайтларда гына кулланырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International