ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзү турындагы декретка имза салуның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары. 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе, КПРФ ҮК рәисе Геннадий Зюганов.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне һәм Татарстан Республикасының күп милләтле һәм күп динле халкын Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм.  

Россия Федерациясе Коммунистлар Партиясе исеменнән Сезгә, Татарстанның күп милләтле халкына иминлек һәм Илебез чәчәк атсын өчен яңа казанышлар телим».

Россия Федерациясе Президентының Бөтендөнья фин-угор халыклары конгрессы белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Николай Меркушкин.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Чын күңелдән Сезне һәм барлык якыннарыгызны ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм.

Татарстан халкы һәм шәхсән Сез Россия Федерациясе бердәмлеген ныгытуга зур өлеш керттегез. Соңгы чирек гасыр эчендә Татарстанның күп елларга алдан үсүенә нигез салынды. Инновацияләргә, алдынгы технологияләргә йөз тоту, җаваплы социаль сәясәт хәзерге Татарстан образын формалаштырды.

Сезне ихластан бәйрәм белән котлыйм! Сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм яңа уңышлар телим».

Колумбия Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе Альфонсо Лопес Кабальеро.

«Хөрмәтле Президент әфәнде!

Сезгә ихтирамымны белдерергә һәм республика тарихындагы мөһим вакыйга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән Сезне котларга һәм күп милләтле халкыгызга иминлек һәм уңышлар теләргә рөхсәт итегез».

Япония Премьер-министрының махсус киңәшчесе Эйити Хасегава.  

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Татарстан Республикасы халкына мөрәҗәгать итеп, Сезне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез.

Мин сезнең республикада булганда татар халкының көч-куәтен һәм яңалыкларга омтылышын сизәм, ресурсларның байлыгына һәм сәнәгать потенциалына, бай тарихыгызга һәм борынгы традицияләрегезгә сокланам.

Ышанам, республика Сезнең җитәкчелектә теләсә нинди сынауларны җиңеп чыгар, шул исәптән дәвам итүче Covid-19 сынауларын да, һәм  яңалыкларга омтылучы, үзенең үзенчәлекле үсеш юлы булган республика булып калыр.

Япония Премьер-министры исеменнән Сезгә Япония белән Татарстан Республикасы арасындагы дуслыкны ныгыту өчен мөмкин булганнарның барысын да үтәрбез дип ышаныч белдерәм».

Хэйлунцзян провинциясенең ХР) Партия Комитетының КПК беренче секретаре Чжан Цинвэй.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте исеменнән Сезгә һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тирән хөрмәтемне белдерәм.

Партия Комитеты һәм Хэйлунцзян провинциясе халкы исеменнән Сезне һәм Татарстан Республикасы халкын чын күңелдән ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм! Татарстан Республикасына Сезнең җитәкчелектә байлык-муллык һәм уңышлар, шулай ук бөтен халкыгызга сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телим!».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International