ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.

Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә үтте.

Комиссия утырышында медицина учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Соңгы биш елда Татарстан хастаханәләрендә 11 янгын булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев искәрткәнчә, 22 майда Яшел Үзәндә булган янгында 3 кешенең гомере өзелгән.

“Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара”,- диде ул.

Сергей Сергеев шулай ук билгеләгәнчә, Татарстанның 94 хастаханәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International