Татарстанда бакча өчен түләү баланың анда йөрү-йөрмәвенә карап исәпләнәчәк

2020 елның 29 мае, җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин республикада мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында ата-аналар түләвен исәпләү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәте йортында узды.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдергәнчә, икътисади кризис вакытында балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бала бакчага йөргән өчен ата-аналар түли торган акчаны яңадан карау турында карар кабул итте. Бала бакчада булмаган вакытта абонент түләве 3-4 мәртәбә кимиячәк, моннан тыш, күпчелек төркемнәрдә ата-аналар түли торган акчаның гомуми күләме дә азаячак.

Социаль ярдәм чаралары Татарстан бюджетыннан ел саен өстәмә рәвештә 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирүне таләп итә.

Бүгенге көндә балалар бакчасы өчен түләү финанс моделен булдыру эше үзенең соңгы этабына керде.

“12 майдан балалар бакчасы өчен түләү яңа формат нигезендә исәпләнсен өчен барлык исәп-хисап эшләрен тиз арада башкарырга кирәк”, - дип белдерде Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International