Алексей Песошин Әгерҗе районы Советының чираттан тыш утырышында катнашты

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Әгерҗе районы Советы һәм “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлек Советының чираттан тыш уртак утырышында катнашты.

Бу чара Әгерҗе шәһәренең Мәдәният йортында узды.

Утырышны ТР Әгерҗе районы башлыгы, Әгерҗе районы Советы рәисе Валерий Макаров ачты.

Ул депутатларга кадрлар үзгәреше турында хәбәр итте.

Әгерҗе муниципаль районы депутатлары район башлыгы Валерий Макаровның отставкасын кабул итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын элек Татарстан Хисап палатасында эшләгән Азат Вәлиев башкарачак.

ТР Премьер-министры билгеләгәнчә, Валерий Макаров Әгерҗе райнында 8 ел җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә районның социаль-икътисади үсешендә актуаль мәсьәләләр хәл ителә.

Алексей Песошин Валерий Макаровка ТР Президенты Указы белән бирелгән “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International