ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлаулар

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов       һәм Татарстан кешеләре адресына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммалары килеп тора.

Россия Федерациясе Президенты Администрациясе Җитәкчесе урынбасары Мөхәммәдсәлам Мөхәммәдов

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Чын күңелдән Сезне һәм барлык республика кешеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм.

Татарстан Республикасы, данлыклы традицияләрен хәзерге вакытта да саклап, күп миләтле Россия халкы өчен уңышлы социаль, икътисадый үсеш үрнәге булып тора. Сезгә һәм республика кешеләренә нык сәламәтлек, муллык һәм яңа уңышлар телим!

Тюрингия (ФРГ) Федераль җире Премьер-министры Бодо Рамелов

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Чын күңелдән Сезне һәм барлык республика кешеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм.

Татарстан Республикасы белән Тюрингия Федераль җире арасында төрле тармакларда урнашкан актив хезмәттәшлек гаять зур әһәмияткә ия. 

Коронавирус эпидемиясе китереп чыгарган барлык кыенлыкларны җиңеп чыгуыгызны телим, Сезгә һәм бөтен татарстанлыларга иң яхшы теләкләремне юллыйм. 

WorldSkills International Президенты вазыйфаларын башкаручы Крис Хамфрис һәм WorldSkills International башкарма директоры Дэвид Хоуи

Хөрмәтле Президент әфәнде! Сезне WorldSkills International исеменнән ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котларга рөхсәт итегез.

WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын республика үзәге Казанда уздыру 2019 елның мөһим вакыйгасы булды. WorldSkills lnternational әгъзалары Сезнең республикага сокландылар аларның күңелләрендә иң матур истәлекләр калды.

Бөтен Татарстан Республикасына чәчәк атуын телибез һәм киләчәктә яңа проектларны бергәләп гамәлгә ашыруны сабырсызлык белән көтеп калабыз. 

Берләшкән Гарәп Әмирлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәгадад Харәб Әл Хәйли

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сезне Берләшкән Гарәп Әмирлеге исеменнән ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм. Ышанабыз, Берләшкән Гарәп Әмирлеге белән Россия Федерациясе арасындагы стратегик мөнәсәбәтләр Татарстан Республикасы белән икътисадый һәм мәдәни багланышларны ныгытуда мөһим роль уйнар.

Сезгә һәм республикагызга киләчәктә прогресс һәм чәчәк атуын телим.

Тунис Республикасының Россиядәге Илчесе Тарак Бән Сәлам 

Галиҗанәп Президент әфәнде! Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Сез Галиҗанәпкә иң ихлас теләкләремне тапшыру гаять күңелле.

Марий Эл башлыгы Александр Евстифеев

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Хөрмәтле Татарстан Республикасы кешеләре! Сезне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм! Быел 100 еллыкларын Идел буе федераль округының күп кенә субъектларының бер елда уздырулары игътибарга лаек.

Татарстан белән Марий Элны күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр бәйли.

Сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, һәм бөтен Татарстан Республикасы кешеләренә уңышлы булып калуыгызны телим. Нык сәламәтлек сезгә, муллык һәм бәйрәм кәефе!

Чиләбе өлкәсе Губернаторы Алексей Текслер

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Хөрмәтле дуслар! Сезне ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән котлыйм. 

Чиләбе өлкәсен һәм Татарстан Республикасын күптәнге дустанә мөнәсәбәтләр, ныклы икътисадый, фәнни һәм мәдәни багланышлар бәйли. Бу юбилей көннәрендә Татарстан Республикасына һәм аның барлык кешеләренә иминлек, муллык һәм яңа уңышлар телим!

Саха (Якутия) Республикасы башлыгы Айсен Николаев 

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Саха (Якутия) Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һәм бөтен Татарстан Республикасы кешеләрен ТАССР төзелүнең 100 еллыгы белән ихластан  котлыйм!

Сезгә һәм республика кешеләренә уңышлар, сәламәтлек, һәм муллык телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International