Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. 

Документка имзаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм  "Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге" АКО җитәкчесе Константин Калинин куйдылар. 

Имзалау дистанционрәвештә видеоконференцэлемтә реңимында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Константин Калининга республикага карата җылы мөнәсәбәте һәм уртак эш алып баруда кызыксынуы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

"Үзәкнең күп еллык тәҗрибәсе һәм тикшеренүләре безнең өчен бик файдалы булачак һәм Татарстанның алга таба үсешенә ярдәм итәчәк. Ышанам, безнең уртак эшебез нәтиҗәле була", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген Татарстан дәүләт хакимияте органнары һәм предприятиеләре Аналитик үзәге чараларында актив катнаша, аерым алганда, конкурсларда.

Татарстан үзәк әзерли торган рейтинглар һәм материалларны актив куллана, һәм имзалана торган килешү - безнең тирәнрәк хезмәттәшлегебез нигезе, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты шулай ук уртак эш төркемен булдыруны тәкъдим итте, ул эшне дистанцион рәвештә башлар, ә алга таба Аналитика үзәгендә, чаралар планын төзү һәм аларны гамәлгә ашыру турында сөйләшеп, хәл итер. Ул искәрткәнчә, Татарстаннан бу төркем составына ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев керәчәк. 

"Без Аналитика үзәгеннән республиканың социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләрен хәл итү турындагы тәкъдимнәр көтәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан, үз чиратында, туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе мәйданчыгын кулланырга тәкъдим итте, аның составына Россиянең 17 регионы керә, һәм ТР Президенты анда рәис булып тора. 

Рөстәм Миңнеханов Константик Калининны ТАССР 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашырга чакырды. Төп бәйрәм чаралары 30 август - Татарстан Республикасы Көнендә үткәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International