Татарстан Республикасында бу атнада 362 яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очрагы теркәлде

2020 елның 6 июне, шимбә

Татарстан Республикасында бу атнада 362 яңа коронавирус инфекциясен йоктыру очрагы теркәлде, узган атнада исә - 445. 

Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе башлыгы Марина Патяшина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.  

Тулаем алганда, Россиядә 100 мең кешегә 306,3 коронавирус очрагы туры килә (Мәскәүне исәпләмәгәндә - 192,9 очрак). Ә Татарстанда хәзерге вакытта 100 мең кешегә 89,8 очрак теркәлгән, диде докладчы. 

Татарстан урыны гомумроссия рейтингында төшә бара һәм ул хәзер 71ныче урынла (ИФО регионнары арасында - 12 урында). 

Татарстанда 6 июнь көненә авыручылар саны арта бара һәм 3504 кеше тәшкил итән. Шуларның 217 - балалар 545 кеше - 65 яшьтән олылар. 

3235 кеше терелде. 

Марина Патяшина сүзләренчә, симтомсыз авыру формалары соңгы атнада 12 процентка кадәр кимеде. Шул ук вакытта инфекциянең авыр формалары өлеше артмый. 

Республикада 8 лаборатория антитәннәрне диагностикалый. Бер атанада мондый текстны 1386 кеше тапшырган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International