Отчет бирү вакытына Компания тарафыннан 6,5 млн. тонна нефть чыгарылган, бу – узган елгы дәрәҗәдән 1,3 % ка югарырак дигән сүз. Чыгарылган нефть күләменең 45 % ы пластларның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча методларын куллану хисабына чыгарылган. Продукция сатудан кергән акча 93 млрд. сум тәшкил иткән. 12,4 млрд. сум баланс табышы алынган. “Авыр нефть һәм битум ятмаларын үзләштерү программасы”н тормышка ашыру кысаларында отчет бирү вакытында Ашалчы ятмаларында 3,5 мең тонна үтә үзле нефть чыгарылган, ә тәҗрибә эшләре алып бара башлаудан алып - 10,5 мең тонна нефть туры килә.
Татарстан чигеннән тыш Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә “Татнефть” ААҖ проектларының тормышка ашырылу барышы каралды. Нефть чыгару һәм геологик разведканы “Татнефть” Татарстан чигеннән тыш Россия Федерациясенең 5 субъектында алып бара. Әлеге территорияләрдә суырып чыгарыла торган С1 категорияле нефть һәм конденсат запаслары 67 мең тонна бәяләнә. 2007 елда анда 196 мең тонна нефть чыгарылды, ә агымдагы елда табыш күләмен 320 мең тоннага җиткерү планлаштырыла. Чит илдә “Татнефть” 5 контракт территориясендә Ливиядә (4 участок) һәм Сириядә (1 участок) геологик разведка эшләре алып бара.
2007 елга “Энерджи Консалтинг/Аудит” ЯАҖ аудитор компаниясе һәм “Татнефть” ААҖ ревизион комиссиясе акционерлык җәмгыятьләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәләре буенча отчет тыңланды. Акционерларның еллык җыелышын раслауга тәкъдим ителгән документлар, шул исәптән бухгалтерлык исәп-хисап документлары яхшы дип табылды. Җыелышта отчет доклады белән чыгыш ясау “Татнефть” ААҖ генераль директоры Ш.Ф.Тәхаветдиновка тапшырылган иде.
2007 ел өчен эш нәтиҗәләре буенча “Татнефть” ААҖ акционерларының гомуми еллык отчетын уздыру регламенты проекты шулай ук хупланды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.