Татарстанда 5 июньнән “Мобиль сайлаучы” программасы 65 территориаль сайлау комиссиясе эшли

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Коронаврус инфекциясе таралуга карамастан, Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм Президент ярдәме белән республикада сайлау системасы тулысынча сакланып кала алган. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев сөйләде.

“Бездә барлыгы 2810 сайлау комиссиясе эшләячәк - бу сайлаучыларның 21 меңнән артык әгъзасы дигән сүз. Әлеге механизм яхшы хәлдә һәм эшкә тулысынча әзер”, - дип билгеләде ул.

Андрей Кондратьев республикада 5 июньнән “Мобиль сайлаучы” программасы буенча гариза кабул итә торган 65 территориаль сайлау комиссиясе эшләвен әйтте.

Искә төшерәбез, Конституциягә төзәтмәләр кабул итү буенча гомумроссия тавыш бирү 1 июльдә узачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе татарстанлыларга балаларны РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенең сайлау участогына алып бармаска киңәш итте.

“Татарстанлыларның шундый традициясе бар: алар, гадәттә, гаиләләре белән тавыш бирергә килә. Әмма без балалар белән гомумроссия тавыш бирүенә килергә киңәш итмәс идек”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, коронавирус таралу ихтималы сәбәпле, тавыш бирү контактсыз булачак. “Үзәк сайлау комиссиясенең бурычы - тавыш бирүдә катнашучылар арасында элемтәләрне азайту. Мәсәлән, тавыш бирергә килгән кеше паспортын ачып күрсәтергә генә тиеш була”, - дип аңлатты Андрей Кондратьев.

Моннан тыш, сайлау участокларында буфетлар эшләмәячәк, тавыш бирү тоткарлыксыз узачак. Тавыш бирүче үзе белән паспорт кына алырга тиеш була. Битлек, перчаткалар, антисептик һәм ручканы тавыш бирү урынында да алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International