Рөстәм Нигъмәтуллин Гомумроссия сайлавын уздыру кысаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча утырыш уздырды

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

ТР Министрлар Кабинетында бүген Гомумроссия сайлавын уздыру кысаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды.

Утырышны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин уздырды.

Ул искә төшергәнчә, 24 июньдә һәм 1 июльдә илебез өчен әһәмиятле ике вакыйга – Җиңү парады һәм РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия сайлавы узачак.

Ике вакыйга да яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш шартларында узачак. Рөстәм Нигъмәтуллин санитар-эпидемиология нормаларын саклау буенча катгый чаралар кабул итәргә кирәк, дип билгеләде.

Сайлау көнендә Татарстанда 2811 сайлау участогы һәм 65 территориаль сайлау комиссияләре эшләве планлаштырыла, алар 2474 объектта урнашачаклар.

Сайлау уздыру урыннарында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 1855 объектта тикшерү уздырылган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча 171 объектта 1043 янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очраклары ачыкланган. Хәзерге вакытта шуларның 133 очрагы бетерелгән.

Объект җитәкчеләренә ачыкланган янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу очракларын бетерү буенча тиешле тәкъдимнәр һәм күрсәтмәләр бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International