Алексей Песошин ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисләре һәм ТАССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салды.

Бу чаралар Яңа Татар бистәсе һәм Арча зиратларында узды.

Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Аерым алганда, Яңа Татар бистәсе зиратында 1966-1982 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе, 1982-1989 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булган Гомәр Исмәгыйль улы Усманов каберенә чәчәкләр салдылар.

Арча зиратында тантанада катнашучылар ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе (1943-1950), ТАССР Министрлар Советы рәисе (1957-1960) Сәет Шәрәфиевне, ТАССР Министрлар Советы рәисе (1950-1957) Миргарифан Газизовны, ТАССР Министрлар Советы рәисе (1982-1985) Илдус Садыйковны искә алдылар.

Искә төшерәбез, Арча зиратында шулай ук ТАССР Министрлар Советы рәисе (1989-1991), ТР Премьер-министры (1991-1995) Мөхәммәт Сабиров җирләнгән. Алексей Песошин һәм Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук аның каберенә чәчәкләр салдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International