ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Саратовта ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев каберенә чәчәкләр салды.
Бу чара Воскресенск зиратында (Саратов) массакүләм сәяси репрессия корбаннары мемориалы янында узды.
Шамил Гафаров үзенең чыгышында ел ярым элек ТР Президенты һәм Татарстан Премьер-министры тарафыннан Халык Комиссарлары Советының элеккеге җитәкчеләре һәм ТАССР Министрлар советы рәисләре каберләрен тәртипкә китерү буенча программа кабул ителгәнен билгеләде.
Республика тарихында андый җитәкчеләр нибары 15 кеше.
“Әлеге карар нигезендә без аларның исемнәре белән бәйле каберләрне һәм истәлекле урыннарны төзекләндердек һәм реставрацияләдек. Бу масштаблы программаның географиясе киң - Карелиядән башлап Казахстанга кадәр”, - диде ТР вице-премьеры.
Шундый каберләрнең берсе Саратовта, анда ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәетгалиев җирләнгән. Ул репрессияләнә һәм 1938 елның 12 сентябрендә атып үтерелә, 1955 елда Сәхибгәрәй Сәетгалиев үлгәннән соң аклана.
Шамил Гаффаров ТАССРга 100 ел тулган юбилей елында әлеге әһәмиятле вакыйгаларның мөһимлеге турында сөйләде, республиканы торгызуда һәм үстерүдә ТАССР Халык Комиссарлары Советы җитәкчеләренең зур ролен билгеләп үтте. Ул Татарстан Президенты исеменнән чараны оештыруда актив хезмәттәшлек итүләре һәм ярдәм күрсәтүләре өчен Саратов өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук вице-губернатор - Саратов өлкәсе губернаторы аппараты җитәкчесе Игорь Пивоваров, Татарстан Республикасының Саратов өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Камил Әбләзов катнашты.