Республика башкарма хакимияте органнары – ТатЦИК төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы онлайн режимда узачак

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы онлайн режимда узачак.

Трансляция Рәсми Татарстан сайтында төп биттәге сылтама буенча мөмкин булачак.  

Трансляция – бүген, 25 июньдә, 14.30 сәгатьтә башланачак.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашчак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International