Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин Владмири Путинның татарстанлыларга ТАССР 100 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгатен укыды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин татарстанлыларны ТАССР 100 еллыгы белән котлады. 

Владимир Путин телеграммасын бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды. 

Бүген в республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышы узды. 

Утырыш ТР Министрлар Кабинеты бинасында узды. Анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 

Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ачты. 

Чарада катнашучыларга ТАССР барлыкка килүе, республика Хөкүмәтен кору һәм аның аның беренче җитәкчесе - ТАССР Совнаркомы рәисе Сәхибгәрәй Сәид-Галиев турында тематик фильм күрсәттеләр. 

Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин утырышта катнашучыларга Владимир Путин исеменнән телеграмманы укыды: "Татарстан Республикасында яшәүчеләргә. Кадерле дуслар! Ихластан сезне олы, истәлекле юбилей - Татарстан Республикасы 100-еллыгы белән котлыйм! Республиканы оештыру борынгы җирегезнең гаять бай тарихында әһәмиятле вакыйга, телне, Идел һәм Чулман ярларында гасырлар дәвамында яшәүче халыкларның уникаль мәдәни һәм рухи мирасын саклауга ярдәм итте. Күпмилләтле Татарстан Россия дәүләтчелеген ныгытуга, илебез икътисадын, фәнне, мәдәниятне, мәгарифне үстерүгә керткән өлеше белән чын күңелдән горурлана. Һәм, әлбәттә, илебезгә һәм дөньяга танылган язучылар һәм шагыйрьләр, галимнәр һәм музыкантлар, абруйлы җәмәгать һәм дин эшлеклеләренең искиткеч плеядасын бүләк итүе белән дә горурлана.

Бүген Татарстан Республикасы хаклы рәвештә иң алдынгы төбәкләрнең берсе булып санала. Биредә эре инвестицияләр җәлеп итүгә шартлар булдырылган, сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында, энергетика һәм төзелеш комплексларында, социаль өлкәдә масштаблы инициативалар гамәлгә ашырыла. Татарстанлыларның Ватаннарын ихлас яратуы, ата-бабаларының гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт белән каравы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы турында изге истәлекләрне саклавы, бәйрәмдә дә, эштә дә, кайгыда да, шатлыкта да бергә булуы, ярдәмгә һәм кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә омтылуы куандыра. Быел да, илебезгә хәтәр эпидемия таралу куркынычы  янаганда, шулай булды. Без бергәләп бу җитди борчуларны җиңәрбез дип ышанам. Сезгә яңа казанышлар, иминлек телим. Тагын бер кат бәйрәм белән! Владимир Путин».

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин котлавын яңгыратты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International