Республика башкарма хакимияте органнары – ТатЦИК төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасын аның төзелү, торгызылу һәм үсеш дәверләрендә чып-чын лидерлар, сәләтле һәм талантлы идарәчеләр – ТАССР ревкомы әгъзалары, соңыннан Совнарком, ТатЦИК һәм Министрлар советы әгъзалары җитәкләде.  

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тантаналы утырышында хәбәр итте.  

Утырышта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.  

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ачты.

Утырышта катнашучыларга ТАССР төзелү, республика Хөкүмәтен кору һәм аның беренче җитәкчесе – ТАССР Совнаркомы рәисе Сәхибгәрәй Сәид-Галиев турында тематик фильм күрсәттеләр.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән татартстанлыларга котлау телеграммасын Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин укыды.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинның тәбрикләү телеграммасын укыды.

Нотыклар белән Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдерахманова, Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мактаулы әгъзасы Илгиз Хәйруллин чыгыш ясадылар.

Республика башкарма хакимияте органнары – Татарстан Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) төзелүнең 100 еллыгы датасының әһәмиятле булуын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үтте.   

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин искәрткәнчә, бу көннәрдә  федерациянең кайбер субъектларында Татарстан АССР Халык комиссарлары Советы рәисләре һәм Татарстан АССР Министрлар Советы рәисләре каберләренә чәчәкләр салу тантаналары уза. Мәсәлән, Казанда, Саратовта, Алматыда (Казахстан), Карелия Республикасында.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, ТАССР дәүләтчелеге торгызуның чишмә башында торган тарихи шәхесләрнең истә тоту һәм аларны хөрмәтләү бик мөһим. «Безнең үзебездән алда җитәкчелек иткән шәхесләргә ихтирамлы булуыбыз бик мөһим», - диде ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республика үзенең үсешендә бер гасырлык данлы юл узган. «Бүген Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы үсештәге, таяныч төбәкләреннән берсе. Татарстан Республикасын төзелүе, торгызылуы һәм үсеше дәверләрендә чып-чын лидерлар, сәләтле һәм талантлы идарәчеләр – ТАССР ревкомы әгъзалары, соңыннан Совнарком, ТатЦИК һәм Министрлар Советы әгъзалары җитәкләде. Нәкъ менә алар 20-30 нчы елларда ТАССРда Совет хакимияте башлангычында гаять көчле икътисадый, социаль, мәдәни, фәнни һәм мәгариф ягыннан үзгәрешләр башында тордылар».

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшь республика төзелеп килгәндә Вакытлы революцион комитеты рәисе, соңыннан ТАССР Совнаркомының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәид-Галиев була; шулай ук ТАССР Халык комиссарлары Советы рәисләре: Кашшаф Мохтаров; Кыям Абрамов; Әмин Тынчеров; халык комиссарлары Юныс Вәлидов; Александр Догадов; Мигдәт Борындыков; Фатыйх Мөхәммәдьяров һәм башкалар.

Бөек Ватан сугышы чорында да гаять зур оештыру көче таләп ителгән, бу чорда республика илнең мөһим тыл базасына әверелгән. ТАССР җитәкчеләренә ул елларда республикада предприятиеләрне һәм фәнни институтларны эшләтеп җибәрү, фронтны корал белән өзлексез тәэмин итү  өчен зур җаваплылык йөкләнгән.

«ТАССР җитәкчелеге тарафыннан сугыш елларында куелган барлык бурычлар да лаеклы үтәлгән, ә республика икътисады ныгый барган. «Зур нефтьне» үзләштерү, нефть химиясе сәнәгате булдыру, 50-80 нче елларда машина төзелешен үстерү республика җитәкчеләреннән зур көч һәм масштаблы фикерләү таләп иткән», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Нәтиҗәле җитәкчелек традицияләрен ТАССР Министрлар Советы рәисләре: Сәид Шәрәфиев; Миргарифҗан Газизов; Габделхак Габдеразаков; Гомәр Усманов; Илдус Садыйков; Минтимер Шәймиев дәвам иткән. 

«90 нчы елларда без яңа кыенлыкларга дучар булдык: планлы икътисад җимерелде, товар җитештерүчеләр арасында традицион икътисадый багланышлар өзелде, социаль строй үзгәрде, халыкның тормыш дәрәҗәсе бик тиз түбәнәя башлады, - диде Татарстан Президенты. – Республиканы шушы поблемалар упкыныннан чыгару, моңарчы булдырылган потенциалны саклап калу Татарстанның беренче  Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның һәм аның командасының зирәк сәясәте нәтиҗәсендә генә мөмкин булды».

Рөстәм Миңнеханов бөтен республика халкын ТАССР төзелүнең 100 еллык юбилее белән котлады.  

Аннары Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре – «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы 100 еллыгы» медальләре, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International