Рөстәм Нигъмәтуллинның Наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгате

25 июнь 2020 ел., пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгате.

“26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге наркотик чараларны явыз ният белән куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтә. Бу дата 1987 елда бирле БМО Генераль Ассамблеясы карары белән билгеләнә.

Безнең ил бу проблеманы хәл итү өчен халыкара хезмәттәшлек мөмкинлекләрен актив куллана, наркотикларга каршы дәүләт сәясәтен камилләштерү, әлеге өлкәдә норматив хокукый базаны үстерү буенча эзлекле һәм реаль адымнар кабул итә.

Татарстанда наркоманияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. Үткәрелә торган максатчан чаралар наркомания таралышына каршы тору системасын булдырырга мөмкинлек бирде. Ул наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтүгә, шулай ук наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән чараларны үз эченә ала.

Наркотикларны явыз ният белән куллануга каршы көрәштә җитди нәтиҗәләргә ирешү өчен компромисссыз алым, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының, иҗтимагый институтларның һәм аерым затларның уртак һәм килешенгән гамәлләре кирәк.

Без бу афәткә каршы көрәш өчен көчләрне берләштерергә чакырабыз.

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары Р.К. Нигъмәтуллин”.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International