ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров: "Татарстанда "Кыр көне"2020 елның 2-4 июлендә ачык һавада узачак

2020 елның 27 июне, шимбә

Татарстан Республикасында чәчүлекләрне нәтиҗәле файдалану турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Ул искәрткәнчә, "республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлеге үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләренә турыдан-туры бәйле". 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Марат Җәббаров сүзләренчә, Дәүләт программасы нигезендә 2020 елга игенчелек буенча индикаторлар билгеләнгән. 

Марат Җәббаров Дәүләт программасы кысаларында 2020 елга игенчелек буенча индикаторлар билгеләнүен искәртте. Бу бөртекле культураларның тулай җыемы — 4,1 млн тонна, майлы культуралар — 286 мең тонна, бәрәңге — 1,1 млн тонна. Әлеге индикаторларга агросәнәгать комплексы тармагы 3,7 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме алды.

«Әлеге максатларга ирешү өчен барлык чәчүлек мәйданнарын узган елгы дәрәҗәдә (2,8 млн га) саклап калырга кирәк, шул исәптән бөртеклеләр мәйданы кимендә 1,5 млн га булырга тиеш. Агымдагы елда да без аларны саклап кала алдык, хәзер уңышны арттыру өстендә эшлибез», — диде Марат Җәббаров.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, бүген республикада чәчүлекләрнең 2 % тирәсе эшкәртелми. Әлеге мәйданнар күбесенчә Казан тирәсендәге районнарда урнашкан. "Муниципаль район башлыклары белән атна саен әлеге проблемалы җирләрне әйләнешкә кертү мәсьәләсе буенча эш алып барабыз. Көзгә нидер хәл итәрбез дип өметләнәбез", - диде ул. 

Ахырда министр аграрчыларны "Татарстанда Кыр көне - 2020" агросәнәгать күргәзмәсенә чакырды. Чара 2020 елның 2-4 июль көннәрендә Лаеш муниципаль районында ачык һавада узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International