ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин: Инвентаризация нәтиҗәсендә 850 меңнән артык «проблемалы» күчемсез мөлкәт объекты ачыкланды

2020 елның 27 июне, шимбә

Хокуклары теркәлмәгән күчемсез мөлкәт объектларын барлау уздыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, 850 меңнән артык «проблемалы» күчемсез мөлкәт объекты ачыкланган. Бу эш җирле үзидарә органнары белән берлектә алып барылган. Республиканың дүрт районында объектларны тикшерү тулысынча тәмамланган. 

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры барлау озакка сузылды дип борчылуын белдерде. 

Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга бәйле рәвештә «проблемалы» күчемсез мөлкәт объектларын йөреп чыгу туктатып торылды, диде Фәнил Әһлиуллин. Җирле үзидарә органнары белешмәләре буенча 500 мең объект тикшерелгән, бу барлык мөлкәтнең 60%ы.

Фәнил Әһлиуллин ассызыклаганча, халык белән аралашмыйча гына барлау мөмкин булган хуҗасыз һәм мирас хокукы юкка чыгарылган яисә варисы булмаган объектлар бар. Нәтиҗәдә шундый 19 мең мөлкәт ачыкланган.

Фәнил Әһлиуллин билгеләп үткәнчә, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә 20 мең объект ачыкланган.

Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры проблемалы моментларны да атады: фактта җир кишәрлекләренә хокук билгеләү документлары бар, әмма алар буенча салым түләнми. Мәсәлән, бакчачылык ширкәтләрендә шул хәл бик еш күзәтелә, фактта коймалар кадастрга туры килми йә чикләре бөтенләй юк.  

Яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә бюджетка керемнәр кимүне исәпкә алып, Фәнил Әһлиуллин муниципаль берәмлекләр башлыкларын бу эшләрне активлаштырырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International