Бүгенгә Татарстан Республиккасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны 4431 кешегә җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы буенча Баш санитар табиб Марина Патяшина хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
"Бу атнада без яңа коронавирус инфекциясенең 279 очрагын теркәдек, бу үткән атнагыдан 5 очракка ким. Көн саен 40-ар очрак теркәлә, үсеш темпы үзгәрми диярлек. Бу атнада - 0,9 %", - диде Марина Патяшина.
Россия төбәкләре арасында Татарстан авыру дәрәҗәсе буенча 79нчы урында, ә Идел буе федераль округы субъектлары арасында 13нче урынны били.
Республиканың 11 районында авырулар саны башкалардан артыграк. Ә 7 муниципаль районда республикадагы уртача күпсәткечләрдән күпкә артык.
Бу атнада хезмәт коллективларында яңа очраклар теркәлгән.
Барлыгы бу атнада 637 объект тикшерелде, 42 предприятиедә санитар таләпләр үтәлми, бу 7 % тәшкил итә.
"Инде икенче атна без республиканың азык-төлек кибетләрендә хокук бозу теркәмибез, - диде Патяшина. - Бу атнада 159ын тикшердек, гомумән 2890 объект тикшерелде".