Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе өчен 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелә

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак. Быел стационар лагерьлар, коронавирус таралу сәбәпле, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп эшләргә тиеш булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Ул  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе тарафыннан күзәтчелек буенча 200 ләп чара оештырылганын әйтте.

“Янгыннар, башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, балаларны эвакуацияләү тренировкалары үткәрелгән. Барлык хезмәтләрнең килешеп эшләве буенча әзерлек барды. Һәр лагерьга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре беркетелде. Бер учреждение дә контроль органнары күрсәтмәләреннән башка эшли башламаячак”, - диде Ләйлә Фазлыева. Хәзерге вакытта 62 лагерьга эшли башлауга рөхсәт бирелгән.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, 2020 елда сәламәтләндерү кампаниясе өчен республика казнасыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу былтырга караганда 5 процентка күбрәк. Барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә.

Быел Татарстанда җәйге лагерьларга юлламалар саны 101 меңгә кимегән. Бу, коронавирус белән бәйле пандемия аркасында, җәйге ял чоры бер айга соңарып башлануга бәйле.

Быел Татарстанда барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә. Башта 183 мең 604 бала ял итәр дип планлаштырылган булган.

Дамир Фәттахов әйтүенчә, авыр тормыш хәлендә калган 13 мең 210 баланы ял иттерү күздә тотыла. Ул 2017 елдан Татарстан лагерьларында физик мөмкинлекләре чикле балаларга махсус сменалар оештырылуын, быел 1 меңнән артык шундый бала ял итәчәген әйтте.

“Мәктәп лагерьлары эше көзге-кышкы чорга күчерелә”, - диде министр. Шулай ук, чатыр лагерьлары соңрак августта эшли башлаячагы билгеле булды. Кара диңгез буенда, Краснодар Краенда һәм Кырымда быел 3 мең 751 бала ял итәр дип ниятләнә.

“Быел санитар вазгыять саклыкны сорый. Без Роспотребнадзор белән берлектә, лагерьларда санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чараларны көчәйттек”, - диде Дамир Фәттахов.

2020 елда “Җәй – балаларга” дип аталган Президент программасын тормышка ашыруга 1 млрд  65 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу акча уннарча балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзүгә һәм төзекләндерүгә тотылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International