Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев: 2021 елда коммуналь хезмәтләр өчен түләү 4%ка артачак

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Россия Хөкүмәте фаразларына караганда, 2021 елда коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләүләре барлыгы 4%ка артачак. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта белдерде.

“Газга күпләп сату бәяләрен индексацияләү 3%, электр энергиясенә 5%, су белән тәэмин итү, су кертү һәм җылылык белән тәэмин итү 4%ка планлаштырыла. Әлеге яңалыклар кабул ителерме-юкмы яисә санитар-эпидемиологик вазгыять кысаларында шул ук килеш калырмы – төгәл әйтеп булмый, 2 айдан соң билгеле булыр”, - диде ул.

Александр Груничев сүзләренчә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр күрсәткече Татарстанда иң түбәннәрнең берсе. “Росстат мәгълүматларына караганда, торак-коммуналь өчен түләүгә куллану чыгымнары өлеше 1 гаиләгә уртача 7,1% тәшкил итә”, - дип сөйләде ул.

Коронавирус вакытында Татарстанда электр энергиясе һәм су белән тәэмин итүчеләр табышның кимүен белдергән. Бу хакта Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде.

“Энергия чыганакларын куллану күләмен киметү проблемасы бар. Беренче чиратта, ул электр энергиясе һәм су белән бәйле. Әлеге мәсьәләне без аерым карарбыз. Тәэмин итүчеләрнең табышларын югалту күрсәткечен ел ахырына кадәр төгәл билгеләргә мөмкин булачак. Компенсация чаралары киләсе елда каралачак”, - диде Алексей Фролов.

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар үсешен коронавирус вакытында канун нигезендә туктатып торып булмый. Бу хакта Александр Груничев белдерде.

“Барлык тарифлар да икътисади яктан нигезләнгән. Тарифларның туктатылып торуы керемнәре кимегән оешмаларга компенсацияләр ясауга китерәчәк. Әлеге чаралар тораль-коммуналь өлкәсендәге хезмәткәрләргә дә тискәре йогынты ясаячак. Анда да шундый ук кешеләр, безнең ватандашлар эшли. Без килеп, „сезгә хезмәт хакын кисәчәкбез“, дип әйтергә тиешме?” - диде ул.

Искәртеп үтик, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4 %ка арткан. “Ул - рөхсәт ителгән чик”, - дип сөйләгән иде Александр Груничев.

Татарстанда каты коммуналь калдыкларны туплауның яңа нормативлары билгеләнәчәк. Эшләр 2020 елның августында башланачак, документ 2021 елның ахырында әзер булачак.

“Техник биремне әзерләү һәм аны килештерү белән бәйле эшләр тәмамланды, чаралар үткәрү өчен акча бүлеп бирелде. Хәзер конкурс документларының раслаунуын көтәбез. Тиздән чаралар үткәрүгә конкурс игълан ителәчәк”, - диде Алексей Фролов.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International