“Халык контроле” системасына ел башыннан 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән

2020 елның 14 июле, сишәмбе

“Халык контроле” системасына ел башыннан 40 меңгә якын мөрәҗәгать килгән. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов хәбәр итте.

“Быел беренче яртыеллыкта “Халык контроле” системасында 40 меңгә якын мөрәҗәгать теркәлгән. “39 меңгә якын хәбәр һәм аларга 27 мең комментарий. Гражданнар бер-берсенең мөрәҗәгатьләрен 79 мең тапкыр хуплаган”, - диде ул.

Территорияне ямьләндерү буенча мөрәҗәгатьләр 21 тапкыр арткан, шулай ук, муниципаль юлларны карап тоту, төзекләндерү, юл хәрәкәтен оештыру популяр ачык категорияләр санала. Аларга теркәлгән мөрәҗәгатьләрне һәркем күрә. Ябык категорияләрдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре, коронавирус таралуны кисәтү юнәлешендәге гаризалар өстенлек итә.

“Халык контроле” системасына көн саен 290 лап мөрәҗәгать килә. Дөрес итеп җибәрелмәгән өчен, аларның якынча 36%ын модераторлар җиренә җиткереп эшләп бетерү өчен кире җибәрә.

Мөрәҗәгатьләрнең 60 процентын хатын-кызлар юллавы мәгълүм.

“Халык контроле” системасына ел саен яңа категорияләр өстәлә. Быел, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, тест режимында “Ветеран янәшә яши” категориясе кертелгән. Барлыгы 29 мөрәҗәгатьнең 25е хәл ителгән, дүртесе - эш стадиясендә. Бу хакта Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белдерде.

“Ветеран янәшә яши” категориясе ветераннарга тиешле ярдәм күрсәтелү сорауларына багышланган.

Яңа категориянең икенчесе — Covid-19 категориясе, ул коронавирус таралуны кисәтү мәсьәләләренә кагыла.

Гражданнар коронавирус таралуны кисәтү буенча чаралар күрү кирәклеген әйтеп, гаризалар калдырган. Барлыгы 464 мөрәҗәгать теркәлгән, 415е буенча сораулар чишелгән. Халыкны волонтерлык ярдәме, гомуми кулланыштагы урыннарны дезинфекцияләү, даруханәләрдә шәхси саклану чаралары булу сораулары борчыган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International