Алексей Песошин “Газпром межрегионгаз Казань” җәмгыяте коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Газпром межрегионгаз Казань” АҖ коллективына яңа генераль директор - Ринат Сабировны тәкъдим итте.

ТР Президенты ярдәмчесе булып ун ел эшләгән Ринат Сабиров компания җитәкчесе вазифасында “Газпром межрегионгаз Казань” акционерлык җәмгыятен 1998 елдан бирле җитәкләгән Ринат Ханбиковны алыштырды.

Алексей Песошин үз чыгышында билгеләгәнчә, “Газпром межрегионгаз Казань” АҖдә эшләгән вакытта Ринат Ханбиков үзен тәҗрибәле оештыручы һәм үз эшенең остасы буларак таныта. Ул газ белән тәэмин итү өлкәсендә түләү дисциплинасын ныгыту өчен күп эш башкара. 2015 елдан Татарстанда бу өлкәдә бурычның кимүе күзәтелә.

“Сезгә башкарган эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Һөнәри сыйфатларыгыз һәм бай тәҗрибәгезнең алга таба да кирәге чыгар дип ышанам”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Аннары Алексей Песошин Ринат Ханбиковка “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” орден медален тапшырды.

Алексей Песошин Ринат Сабировка яңа җаваплы эштә уңышлар теләде. “Үзегезгә йөкләнгән вазифаны лаеклы төстә үтәрсез дип ышанам”, - диде ТР Премьер-министры.

“Газпром межрегионгаз” ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Юрий Пахомовский Ринат Ханбиков компания генераль директорының киңәшчесе булып калачак, дип өстәде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International