Татарстанда бөртекле ашлык 206 мең гектарда суктырылган, яисә планның 13,7%ы

2020 елның 1 августы, шимбә

Татарстан Республикасында 1,5 млн гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп аласы бар, шулардан: уҗым бодае – 361 мең га, уҗым арышы – 110 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га,борчак – 60 мең га.

Бу мәгълүматларны Республика Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җиткерде.

Киңәшмәне видеоконференция режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, 231 мең гектар мәйданда май культураларын (рапс һәм көнбагыш) җыеп аласы бар.

“Безнең алда 3,5 мең комбайн ярдәмендә урып-җыю эшләрен башкару бурычы тора. Бер комбайнга уртача йөкләнеш 413 гектар тәшкил итә”, - диде министр.

Бүгенге көнгә Татарстанда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 206 мең гектар мәйданда (планның 13,7%ы) суктырылган. Узган елда әлеге күрсәткеч 87 мең га тәшкил иткән.

Барлыгы 836 мең тонна ашлык җыеп алынган, бу 2019 елга караганда 547 мең тоннага артыграк, уртача уңыш гектарыннан 40,7 ц. (узган ел шул чорда 32,7 ц.) тәшкил итә.

Уҗым бодаеннан иң зур уңыш (гектарыннан 44,2 ц.дан артык) җыеп алынган, 541 мең тонна бодай суктырылган.

Урып-җыюда иң югары темп белән Буа районы бара – 25% бөртеклеләр җыеп алынгын, уртача уңыш гектарыннан – 40,6 ц. Чүпрәле районы 21 % җыеп алган, анда уртача уңыш – 38,6 ц. Апас районында 20 % җыелган, уңыш – 34,6 ц. Югары Ослан һәм Кама Тамагы районнарында бары тик 11% кына җыелган.

“Безнең төньяк районнар объектив сәбәпләр аркасында урып-җыюга икенче атнада гына керешәчәкләр. Шул ук вакытта кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайннар ремонтлауны төгәлләмәгән әле. Бу хуҗалыкларның җитәкчеләреннән тиешле чаралар күрүне сорыйм”, - диде Марат Җәббаров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International