Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатында барлык балалар лагерьларында планнан тыш тикшерү узачак

2020 елның 1 августы, шимбә

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның гомуми саны 5633 кеше. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Яңа авыру очраклары үсеш темпы өч атна дәвамында 0,6% дәрәҗәсендә саклана.

 Соңгы атнада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның 19 очрагы 9 яңа хезмәт коллективында теркәлгән.

Атна дәвамында 713 объект тикшерелгән. 534 объектта пандемия чорында тиеш булмаган тәртип бозулар ачыкланган, алар – азык-төлек кибетләрендә, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә.

Республикада шулай ук балалар сәламәтләндерү лагерьларында атна саен тикшерүләр дәвам итә. Инфекцияне профилактикалау чараларын бозу очраклары ачыкланып тора.

Марина Патяшина сүзләренчә, август ае дәвамында балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм тукландыру операторларын күчмә планнан тыш тикшерүләр булачак.

Тикшерү нәтиҗәләре шимбә киңәшмәләрендә әйтеләчәк.

Алексей Песошин профилактика чараларын тиешенчә үтәү – мәҗбүри, дип белдерде.

“Һәр көнне диярлек 30лап авыручылар теркәлә, ә бүген – 43 очрак”,- дип искә алды ул.

Инфекцияне профилактикалау чаралары турында аңлату эшләре нәтиҗә бирмәсә, тиешле катгый чараларны күрергә кирәк, аның өчен Роспотребнадзорның бөтен мөмкинлекләре бар, - диде Алексей Песошин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International