ТР спорт министры Владимир Леонов: Казанда зур спорт паркы булачак

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Казан кирәк булган очракта КХЛның Көнчыгыш конференциясе матчларын кабул итәргә әзер. Бу хакта бүген брифингта Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов белдерде.

Искә төшерәбез, күчмә брифинг Чирәмдәге хоккей үзәгендә узды (Казан, Оренбург тракты, 11 йорт).

Брифинг “Спорт – яшәү нормасы” федераль проектын гамәлгә ашыру, аерым алганда, Татарстан Республикасында инфраструктураны һәм массакүләм спортны үстерү турында” темасына багышланган иде. Анда ТР спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Брифинг барышында Владимир Леонов Фигуралы шуу һәм шорт-трек  үзәгенең проект-смета документлары җәй ахырына кадәр әзер булачак, дип хәбәр итте.

Казанда зур спорт паркы булачак, аңа шәһәрнең төп спорт ареналары керәчәк, дип белдерде спорт министры.

Бүгеннән Татарстанда барлык спорт мәктәпләре эшли башлый.

“Спорт мәктәпләре тиешле куркынычсызлык нормаларын үтәп, эшкә керешәчәк. Бу үсеп килүче буын өчен бик мөһим. Ул хакта бик күп сораулар булды, менә бүген шундый карар кабул ителде. Шушы вакыйга белән котлыйм!”, - диде Владимир Леонов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International