Алексей Песошин: “Грачонок” проектының ике катерына нигез салу Хәрби-диңгез флотының шундый корабльләргә зур ихтыяҗын күрсәтә

7 август 2020 ел., җомга

Бүген Яшел Үзәннең А. М. Горький исемендәге заводында махсус билгеләнештәге 21980 “Грачонок” проектының ике катерына нигез салу тантанасы булды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин  катнашты.

Әлеге серия катерлары РФ Хәрби-диңгез базаларының су районнарын саклау өчен билгеләнгән. Заманча җиһазлар һәм югары диңгез характеристикалары аларга киң спектрдагы бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Горький исемендәге Яшел Үзән заводы республиканың иң зур предприятиеләренең берсе һәм Россиянең мөһим оборона предприятиеләренең берсе, дип ассызыклады. Ул РФ Оборона министрлыгына һәм Хәрби-диңгез флоты җитәкчелегенә флотны җиһазландыруда Яшел Үзән судно төзү заводы корабларын сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде.

“Без судно төзүчеләребез белән горурланабыз һәм алар бу заказны лаеклы һәм югары профессиональ дәрәҗәдә үтәрләр дип ышанабыз, ә Горький исемендәге Яшел Үзән заводы суднолар төзү тармагында лидер булып калачак”, - дип өстәде Алексей Песошин.

Диверсиягә каршы катерлар заманча радиоэлектрон җайланмалар һәм су асты объектларын ачыклау чаралары белән җиһазландырылган. РФ Хәрби-диңгез флоты баш командующие урынбасары Игорь Мөхәммәтшин, крейсерлар яки авианосецлар белән чагыштырганда, әлеге класслы корабльләр үзләренә йөкләнгән бурычларны иң катлаулы шартларда да, шул исәптән Сириядә дә хәл итәргә сәләтле булуын күрсәтте, диде.

Алексей Песошин завод хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасыннан соң, предприятиенең җитештерү цехларын карап чыкты һәм Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы күргәзмәсе белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International