Татарстанда авыл хуҗалыгы мәйданнарының 420 мең гектарыннан уңыш җыеп алынган

2020 елның 8 августы, шимбә

Урып-җыю кампаниясенең барышы һәм җир эшкәртү турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Татарстанның 420 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә 1 млн 690 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – бер гектардан 40,3 ц.

“Сигез район бер гектардан 45 ц уңыш белән бара. Республика мәйданнарының 28%ыннан уңыш җыеп алынган. Әлки, Буа, Норлат, Апас һәм Зәй районнары яхшырак эшли”, - диде министр.

Марат Җәббаров сүзләренчә, республиканың техник потенциалы тәүлек эчендә 58 мең гектарга кадәр җирне эшкәртергә мөмкинлек бирә. Явым-төшем күп булу сәбәпле, атна башында аграрийлар потенциалның 40%ын гына (тәүлегенә уртача 25 мең гектар) куллана алды. Соңгы өч көндә унбер районның көн саен 167 мең тоннадан 200 мең тоннага кадәр ашлык суктырылган. Алар арасында Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Кайбыч, Чүпрәле, Биектау һ.б. бар. Шул ук вакытта шартлар бер үк булып та кайбер районнар булган потенциалның яртысын да кулланмаган. Болар – Бөгелмә, Азнакай, Мамадыш, Спас районнары.

Министр туфракны көзге эшкәртүгә аерым игътибар бирергә өндәде. Агымдагы елда 1,9 млн га мәйданда сөрү эшләрен башкарырга кирәк, әлегә мәйданнарның 19%ы эшкәртелгән. Әлегә механизаторларның күбесе урып-җыю, терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль, 3 мең агрегатның 300 данәсе генә җәлеп ителгән. Шуңа күрә күп районнар әле туфракны төп эшкәртәүгә бөтенләй тотынмаганнар.

Бер үк вакытта оптималь агротехник срокларда 500 мең гектардан артык мәйданда көзге культураларны чәчәргә кирәк булачак. Аның өчен хуҗалыкларда 600 югары җитештерүчәнле чәчү комплексы һәм ике меңнән артык чәчү агрегаты бар. Чәчү сыйфатын тәэмин итү максатында Марат Җәббаров чәчүне контрольдә тоту өчен цифрлы системаларны кулланырга өндәде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International