Рөстәм Нигъмәтуллин хәрби авиаторларны һәм ветераннарны Хәрби-һава көчләре көне белән котлады

2020 елның 11 августы, сишәмбе

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Хәрби һава көчләре көне белән котлавы.

“Хөрмәтле хәрби авиаторлар һәм Хәрби һава көчләре ветераннары! 12 августта илебез Хәрби һава көчләре көнен билгеләп үтә.

Гасырдан артык вакыт эчендә хәрби-һава көчләре зур һәм данлыклы юл узды. Үзенең бөтен тарихында хәрби авиация алдынгы авиация фәнен, техниканың һәм коралларның югары казанышларын гәүдәләндерә. Ил авиациясенең иң яхшы вәкилләренең осталыгы дөньякүләм танылу һәм югары бәя алды.

Хәзер авиация – РФ Кораллы көчләренең иң мобиль һәм маневрлы төре. Аның тарихы сугыш очучыларының батырлыклары һәм Бөек Ватан сугышы елларында авиация сәнәгате хезмәткәрләренең фидакарь хезмәте аеруча билгеләп үтелгән илнең героик үткәне белән аерылгысыз.

Сугыш афәтләренең бөтен авырлыгын кичергән, антка һәм хәрби бурычына тугры калган ветеран-фронтовикларга тирән хөрмәт белән мөрәҗәгать итәм. Сез безнең көннәрдә дә яшьләрне Ватанга тугрылыклы хезмәт итү традицияләрендә тәрбияләү эшен дәвам итәсез.

Илнең хәрби авиациясен үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш кертүче авиатөзелеш предприятиеләре коллективларына аерым рәхмәт.

Бу бәйрәм көнендә язмышлары илнең Хәрби-һава көчләре белән бәйле татарстанлыларны чын күңелдән котлыйм! Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар, хәрби әзерлек дәрәҗәсен күтәрүдә киләчәктә дә уңышлар телим!

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Р.К.Нигъмәтуллин”.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International