Дамир Фәттахов: “Яшьләрне эшкә урнаштыру буенча эшне пандемиягә карамастан дәвам итәчәкбез”

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Яшьләр вакансияләр агрегаторы, югары уку йортларында эшкә урнаштыру үзәкләре, студент отрядлары эшчәнлеге һәм башка проектлар турында Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сөйләде.

“Яшьләр инициативаларын гамәлгә кертү буенча республикада “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” ресурслар үзәге булдырылды. Быел безнең яшьләр грантлар буенча конкурсларда 91 миллион сумнан артык отты. Бу яшьләр проектларын гамәлгә ашыру өчен өстәмә ресурслар бирә”,- дип билгеләде Дамир Фәттахов.

Брифингта иң төп мәсьәләләрнең берсе – эшкә урнаштыру темасы булды. Пандемия вакытында бу мәсьәлә аеруча кискен булды, чөнки буш вакытларында эшләгән студентлар пандемия вакытында эш урыннарын югалттылар.

Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы каршында яшьләр вакансияләр агрегаторы эшен башлады. Бүген анда 76 эш бирүче 150 вакансия тәкъдим итте. 112 кеше резюме җибәрде.

Министр 2018 елдан Татарстанда барысы 110 яшьләр объектына ремонт ясалуын әйтте. Быел унҗиде яшүсмер клубына, ун лагерьга һәм алты яшьләр үзәгенә реинновация ясалачак

Дамир Фәттахов ремонт эшләреннән кала объектның концепциясенә зур игътибар бирелүен әйтте. “Булачак концепцияне һәм төзүчеләр өчен техник биремне яшьләр белән берлектә булдыру безнең принципиаль позиция иде. Яшьләр объектларын яңартуга карашны без тулысынча үзгәрттек”, - диде ул.

Яшьләр үзәкләрен яңарту көз көне Чаллыда башланачак.

“Сентябрь аенда Чаллыда ике яңартылган яшьләр үзәге: „Нур“ һәм „Шатлык“ ачылачак. Шулай ук көзен элекке Алафузов театры бинасында „Созвездие-Йолдызлык“ хәрәкәтенең арт-резиденциясе эшли башлаячак”, - диде Дамир Фәттахов.

Министр шулай ук  яшьләр белән эшли алачак персонал әзерләүнең мөһим булуын өстәп әйтте. “Яшьләр үзәген алтын белән бизәсәк тә, анда яшьләр белән бер дулкында булган белгечләр эшләмәсә, ул бина кызыксыну уятмый”, - диде ул.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International