Алексей Песошин “Мастер” Кама индустриаль паркында булды

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Чаллыда “Мастер” Кама индустриаль паркында булды.

ТР Премьер-министрына берничә резидент җитештерүен күрсәттеләр. Шул исәптән ул “Идун Клатч Рус” компаниясендә булды. Предприятие йөк машиналарына тоташтыргычлар җитештерә. Haier заводы суыткычлары өчен пыяла җепселләр җитештерү буенча махсуслашкан “Инвестхимпласт” компаниясе мәйданнарын карады, аннан пыяла пакетлар һәм пыяла җитештерүче “СтиС” компанияләр төркеме эшчәнлеге белән танышты.

“Мастер” Кама индустриаль паркы бүген – Россиянең әйдәп баручы индустриаль паркларының берсе. Компания карамагында 1,4 мең кв. метр җитештерү һәм офис биналары бар. Биредә 295 предприятие эшли, аларда 11 мең кеше хезмәт итә.

“Мастер” Кама индустриаль паркы коронавирус пандемиясе башланганнан бирле ун яңа резидент кабул итте.

Хәзерге вакытта “Мастер” Кама индустриаль паркында Haier (Кытай), Daimler AG (Германия), Чаллы торба заводы, Knorr-Bremse (Германия) и LEONI (Германия) кебек зур компанияләр эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International