Алексей Песошин Алексеев шәһәр тибындагы поселогында реставрацияләнгән Җиңү паркын карады

2020 елның 21 августы, җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Алексеев районына эшлекле сәфәре кысаларында Алексеев шәһәр тибындагы поселогында реконструкцияләнгән Җиңү паркын карады.

Алексей Песошин район башлыгы Сергей Демидов озатуында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Җиңү паркын реконструкцияләү 2019 елның җәендә башланган иде. Төзелеш эшләре барышында паркта җәяүлеләр сукмаклары салынгын һәм төзекләндерелгән, чәчәклекләр белән яңа тыныч ял итү зонасы булдырылган. “Мәңгелек ут” мемориалы алдындагы территория яңа истәлек бюстлары урнаштыру өчен киңәйтелгән.

Паркның барлык территориясендә яңа кече архитектура формалары кулланылган, агачлар, куаклыклар, чәчәкләр утыртылган.

Шулай ук парк территориясендә яктырткычларның яңа элементлары каралган: урыны белән агачларны яктырту, прожекторлар, җәяүлеләр сукмакларын төрле дәрәҗәдә яктырту, арт-объект кебек стандарт булмаган формада яктырту.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International