Алексей Песошин Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты

2020 елның 29 августы, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда төбәк дәрәҗәсендә туристлык тармагын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында “Бөек Идел юлы” төбәкара туристлык проектын алга җибәрүдә хезмәттәшлек турында Килешүне имзалау тантанасы узды.

Килешүдә “Бөек Идел юлы” төбәкара туристлык проектын гамәлгә кертү  Идел буе федераль округы территориясендә алып бару каралган.

Документка Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова, “ТТ-Трэвел” ҖЧҖ генераль директоры Тарас Демура, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов имзаларын куйды.

Имзалау тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International