Алексей Песошин финансчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән республика финансчыларын һәм финанс тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.

Финансчы хезмәте һәрвакыт һәм җир шарының теләсә кайсы ноктасында хаклы рәвештә мактаулы һәм ихтирамга лаек булды. Бу бәйрәм бөтен Россия профессионалларын - дәүләтнең бюджет һәм салым сәясәтен тормышка ашыруга, җәмәгать финанслары белән идарә итү системасын ныгытуга, илнең социаль-икътисади тотрыклылыгын тәэмин итүгә көн саен өлеш кертүчеләрне берләштерә.

Татарстан Республикасының, һәрбер шәһәр һәм районның, предприятие һәм оешманың тотрыклылыгы финанс тармагы хезмәткәрләренең гаделлегенә һәм төгәллегенә бәйле. Иң мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә җаваплылык сезгә төшә.

Сезгә һөнәри үсеш, нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

ТР Премьер-министры А.В.Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International