Алексей Песошин алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару өчен гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды

2020 елның 10 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Яр Чаллы”, “Түбән Кама”, “Яшел Үзән”, “Чистай” һәм “Менделеевск” алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару өчен гаризалар карау буенча комиссияләр утырышын уздырды.

Барлыгы 7 инвестпроект каралды. Чаллыда “Мастер” КИПта “Технолайн” ҖЧҖ вак көнкүреш техникасы һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерүне оештырырга планлаштыра. Барлыгы 48 яңа эш урыны булдырылачак.

Шул ук индустриаль парк территориясендә “ИНДЕЛ” ҖЧҖ үз производствосын урнаштырырга әзер. “Проект зур габаритлы полимер эшләнмәләр чыгаруны күздә тота. Предприятиедә 300 эш урыны булдырылачак.

UBC Group паркына керүче  “Акыллы машиналар” ҖЧҖ  Түбән Камада заманча сәүдә суыткыч җиһазлары җитештерүче яңа предприятие оештыруны планлаштыра. Төп продукция - супермаркетлар өчен суыткыч шкафлар һәм витриналар. Барлыгы 300 гә якын яңа эш урыны булдырылачак.

“ЭНМИ” компаниясе Яшел Үзәндә электр җиһазлары җитештерүен ачуны планлаштыра. Барлыгы 99 яңа эш урыны булдырылачак.

“Менделеевск” ТОСЭРда сыекландырылган газ, гомогенизаторлар һәм насос сыешлыклары җитештерүне оештыруны планлаштыра. Проектны “КамХимМаш ФТҮ” ҖЧҖ  җитәкчесе тәкъдим итте. Преприятиедә 25 эш урыны булдырылачак.

Тагын яңа ике проектны “Чистай” ТОСЭРда гамәлгә ашыру планлаштырыла. “САР” ҖЧҖ  3D челтәреннән панель коймалар җитештерү проектын тәкъдим итте. Анда 10 яңа эш урыны булачак.

“Колизей” ҖЧҖ  Чистайда кирпеч, черепица һәм яндырылган балчыктан  төрле төзелеш эшләнмәләре җитештерүне планлаштыра. Заводта 40 эш урыны булдырылачак.

Утырышта катнашучылар барлык тәкъдим ителгән гаризаларны хупладылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International