Алексей Песошин Татарстан Президентын һәм Казан Думасы депутатларын сайлауда катнашты

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасы депутатларын сайлауда катнашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Казанда 241нче сайлау участогында 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә (Четаев ур.,1йорт) тавыш бирде.

11, 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә республикада Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза. Түбән Кама сайлау округында Дәүләт Думасы депутатын, ә Алабуга сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар бара.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International