Татарстан Covid-19 белән авыручылар саны буенча Россиядә 83нче урында тора

19 сентябрь 2020 ел., шимбә

Яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны буенча, Татарстан Россия субъектлары арасында 83 нче урында, Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 14 нче урында.

Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Россия Кулланучылар хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан буенча Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Татарстан Республикасында барлыгы 6974 кеше коронавирус белән авырый.

Россия буенча 100 мең кешегә 742,9 авыру очрагы туры килә, ә Татарстанда 100 мең кешегә – 178,7 авыру очрагы.

Атна саен авыручылар саны арту 0,3% тәшкил иткән.

Сентябрьдә авыруны читтә йоктыруның 28 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 19304 объект тикшерелгән (шул исәптән 1446 соңгы ике атнада).

Мәктәпләрдә һәр көнне уртача 246 бала дәресләрдән азат ителә. 1 сентябрьдән 2713 бала мәктәпкә кертелмәгән. Аларда температура һәм ОРВИ билгеләре булган.

Марина Патяшина гражданнар өчен кеше күп булган урыннарда мәҗбүри шәхси саклану чараларын куллану турында искә төшерде.

Алексей Песошин тиешле органнарга Роспотребнадзор таләпләрен үтәүне контрольдә тотарга кушты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International